
Казанда татар дин әһелләре форумында Калининградта мөселман җәмгыятенә нигез салучыга орден тапшырдылар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Калининградта мөселман җәмгыятенә нигез салучы Хәким Биктиевка “Дуслык” орденын тапшырды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүләкләү Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган “Милли тормыш һәм дин” IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы кысаларында узды.

Хәким Биктиев Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең, Татарстанның хәзерге Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм мөфти Равил Гайнетдиннең татар телен һәм татар мәдәни мирасын саклауды зур өлеш кертүләрен әйтеп үтте.
