Р.Миңнеханов "3М Россия" җитәкчелеге белән хезмәттәшлек турында сөйләште

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "3M Россия"  ЯАҖ генераль директоры Матс Фрибер җитәкчелегендәге "3М Россия" ЯАҖ вәкилләре белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Кунакларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, "3M Россия" компаниясе белән республиканың уңышлы хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар. "Уртак проектлар өлешендә киләчәк адымнар турында уйлашырга кирәк. Шул исәптән продукцияне яңа базарларга чыгару турында да", - дигән ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, "3M Россия" җитештерә торган продукциягә бүген ихтыяҗ бар.

  • Тулаем алганда, "3М" компаниясе сәламәтлек саклау, электроника һәм энергетика, куркынычсызлык, сәнәгать өлкәсе өчен продукция, кулланучылар өчен товарлар җитештерә.  

"Татарстан, чыннан да, күп кенә халыкара компанияләрнең җитди партнеры һәм үзен ышанычлы яктан гына күрсәтте", - дигән "3M Россия" ЯАҖ генераль директоры Матс Фриберг.

Матс Фриберг Рөстәм Миңнехановка күп кенә проектларны үстерүдә шәхсән катнашканы һәм төрле яклап ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт әйткән.

  •  2015 елның октябрендә "Алабуга" махсус икътисади зонасы территориясендә "ЗМ Волга" коррозиягә каршы сыек япмалар җитештерү заводы ачылды. Бу проектка инвестицияләр 1 млрд сум. 2018 елның 1 кварталыннан монда яңа материаллар җитештерелә башлады, шул исәптән газ бүлү торбаүткәргечләре өчен полиуретан коррозиягә каршы япма.
  • Бүген "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында "ЗМ-Волга" тәкъдим ителәчәк.   
  •  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International