Минзәлә районында бер баш шартлы терлеккә 12,7 центнер терлек азыгы хәзерләнгән

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

“Органик групп-Минзәлә” ҖЧҖ дә яшел урак дәвам итә, бу көннәрдә техник куәт сенаж хәзерләүгә юнәлтелгән.

Күпьеллык үләннәрдән ҖЧҖдә 1500тоннадан артык печән хәзерләп куйдылар. Хәзерге вакытта Мәлкән товарлыклы сөтчелек фермасы янында сенаж салалар. Сенажны клевер һәм люцерна үләненнән хәзерлиләр. Үзләренең махсус механикалаштырылган отрядлары бар. Отрядны Илсур Галиев җитәкли. Күпьеллык үләннәрне чабуда Татарстанның атказанган механизаторы Флүр Кәбиров сынатмый, ул Полесье-280 комбайнына КПР-9 чапкычы тагып теземнәргә сала. Җилләтелгән массаны “Ягуар”  азык ургыч комбайны белән урган массаны  45 процентка чаклы киптереп комбайнында Федор Сахуреев һәм Илһам Саедов, “Полесье-280”комбайннарында: Александр Семенов, Андрей Боков, Флүр Кәбиров турап, төяп җибәрәләр. “Полесье-280” комбайннарының төзеклеге өчен Хамис Ахметзянов җаваплы.
 
Юрий Исламов(район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы):
- Терлекчелек тармагында продукция җитештерүне арттыру, гомумән, билгеләнгән планнарны уңышлы үтәп чыгу терлек азыгын җитәрлек һзм сыйфатлы итеп хәзерләүгә бәйле. Рационнарда сенаж төп урынны биләп тора һәм аны туплауга зур таләпләр куела. Басудан чабылган массаны 45 процентка чаклы җилләтәләр һәм кайтарып яхшы итеп тыгызлау һәм базларны 5-6 көн эчендә тутырып, бер көн тагы яхшы итеп таптап, икенче көнне ябу зарури һәм бу иң мөһим таләпләрнең берсе булып тора.
Терлекләрне кышлату сезонында планлаштырылган продукцияне җитештерү өчен 60 мең тонна сенаҗ тупланырга тиеш булса, шуның 28 мең тоннасы тупланды, бу планга карата 48 процент дигән сүз. Бу төр азыкны салуга “Заиковский”, “Калморза”, “Органик групп-Минзәлә” ҖЧҖнең “Якты юл бүлекчәсе, “Органик групп-Чулман” ҖЧҖнең “Вахитов” бүлекчәсе үзләренә җиткерелгән планнарны үтәп чыктылар. Җәмәгать терлекләре өчен барлыгы 6900 тонна печән, 11,4 тонна яфрак азык хәзерләнде.  Бер баш шартлы терлеккә исәпләгәндә 12,7 центнер күләмендә терлек азыгы хәзерләнде 


 Артур Гафуров(район ветеринария берләшмәсе начальнигы):
- Быел сенаж хәзерләү өчен көннәр яхшы тора һәм сыйфатлырак та әзерләнә. Сенажның температурасы, тыгызлыгы, әчелеге һәм барлык параметрлары буенча нормага туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International