Район буенча һәр сыердан уртача 11,9 килограмм сөт савып алына.
Районыбыз терлекчеләре бүгенге көндә 54,5тонна сөт җитештерәләр, бу узган елның шушы чорына караганда дүрт процентка күбрәк, яки ике тонна сөтне артыграк җитештерәләр. Шулай булса да алар ай башыннан сөт җитештерүне 900 кг.га киметтеләр. Терлекчеләребез18 июль көнне сөт җитештерүне тагы 400 килограммга аз саудылар. Сөт җитештерү кимүнең төп сәбәбе-көннәр кызу тора һәм терлекләр көндезен ашый алмыйлар , кигәвен дә талый.