Минималь хезмәт хакын яшәү минимумына җиткерү өчен, төбәкләргә 36 млрд сум бүлеп бирелгән

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

 

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев хөкүмәтнең резерв фондыннан төбәкләргә акча бүленүен хәбәр иткән.

Минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерү өчен, хөкүмәтнең резерв фондыннан төбәкләргә 36 млрд сум бүлеп бирелгән. Бу турыда Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев әйткән. Әлеге хәбәрне "Интерфакс" язды. 

“Без төбәкләр өчен әлеге теманың әһәмиятле булуын беләбез. Алар бу мәсьәләне җиңел генә хәл итә алмый. Мин минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумына кадәр арттыруны күз алдында тотып әйтәм”, - дигән Д.Медведев Россия Федерациясе Советының Палата советы әгъзалары белән очрашуында.

Д.Медведев әлеге мәсьәләдә төбәкләргә, һичшиксез, ярдәм күрсәтеләчәген әйткән. “Әлеге максатларга хөкүмәтнең резерв фондыннан 36 млрд сум бүлдек инде. Мин документны имзаладым, әмма әле өстәмә финанслау турындагы мәсьәлә буенча эшләячәкбез”, - дигән Медведев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International