Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Катар дәүләте әйләнә-тирә мохит министры белән очрашты

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

 

Очрашуда сүз иҗтимагый тирәлекне үзгәрүчән тормыш таләпләренә яраклаштырып кору турында барды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Катар муниципалитет һәм әйләнә-тирә мохит министры Мөхәммәт Абдулла Әл Румахаи белән очрашты.

Очрашу Moscow Urban Forum Мәскәү урбанистика форумы кысаларында "Зарядье" паркы мәйданында узды.

Яклар заманча иҗтимагый киңлекләрне үстерү турында сөйләштеләр, дөнья урбанистикасы, соңгы дистә елда булган зур үзгәрешләр, үзгәреп тора торган таләпләргә инфраструктураны туры китерү буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International