Татарстанның илкүләм олимпиадаларда җиңүчеләр әзерләгән 91 педагогы грантка ия булды

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Җиңүчеләрне, документларны тикшергәннән соң, махсус комиссия билгеләде.

Республиканың илкүләм олимпиадаларда призлы урын алучылар һәм җиңүчеләр әзерләгән 91 мәгариф хезмәткәре Мәгариф министрлыгының грантына ия булды. Бу хакта министрлыкның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем бирү мәктәпләрендә укытыла торган предметлардан Бөтенроссия олимпиадаларында призлы урын алучылар һәм җиңүчеләр әзерләгән укытучыларга грантлар бирә. ТР Мәгариф министрлыгының махсус боерыгы нигезендә, 2018 елның апрель аенда грантлар бирү буенча республика эксперт комиссиясе булдырылды. Комиссия грантка дәгъва кылучыларның документларын тикшерде.

Конкурс нигезендә сайлап алу буенча, ТР Мәгариф министрлыгы боерыгы буенча 91 мәгариф хезмәткәре Бөтенроссия олимпиадаларында призлы урын алучылар һәм җиңүчеләр әзерләгән өчен грантка ия булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International