Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр турында кисәтә

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Иртәгә республикада яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге урыны белән секундына 20 метрга кадәр җитәчәк.

Иртәгә, 18 июльдә, Татарстанда яшенле яңгыр көтелә, дип хәбәр итә республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Татарстанда яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына – 15-20, ә Минзәләдә15-18 метрга кадәр җитәчәк. 

Чәршәмбе көнне республикада көчле яңгырлар көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International