Чит ил гражданнары йөзү буенча Дөнья Кубогы сериясе һәм Red Bull Air Race 2018 ярышлары белән кызыксына.
Футбол буенча Дөнья чемпионаты кунакларының җанатар паспорты белән Россиягә тагын берничә мәртәбә килү мөмкинлеге ел ахырына кадәр булачак. Бу турыда бүген ТР Хөкүмәте йортында узган матбугат конференциясендә билгеле булды.
Татарстан спорт министры Владимир Леонов һәм ТР Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов әлеге мөмкинлектән файдаланырга теләүчеләр булуын әйтте.
«Җанатар паспорты булган очракта, чит ил гражданнары ел ахырына кадәр Россиягә тагын берничә тапкыр килә алачак. Теләк белдерүчеләр бар инде. Чемпионат вакытында без танышкан кешеләр Казанга тагын килергә әзер булулары хакында яза. Алар якын көннәрдә Татарстанда уздырылачак кызыклы чаралар турында сораша», - диде Владимир Леонов.
Аерым алганда, чит ил гражданнарын йөзү буенча Дөнья Кубогы сериясе һәм алда торган Red Bull Air Race 2018 ярышлары кызыксындыра.