Флюза Хафизова - ООО “Заиковский”да иң күп сөт савучы

2018 елның 17 июле, сишәмбе

ООО “Заиковский”да ай саен савымчылар күрсәткечләренә анализ ясыйлар. Биредә экономик анализ да югары дәрәҗәдә.

Бигрәк тә продукциянең үзкыйммәтенә нык игътибәр итәләр. Чыгымнарны контрольдә тоткач  эшләгән кешегә югары хезмәт хакы түләү мөмкинлеге арта. Июнь ае нәтиҗәләре буенча ООО “Заиковский” хуҗалыгында савымчылар арасында беренче урынга Флюза Хафизова чыкты. Ул үз төркемендәге 48 баш сыердан 287,6 центнер сөт савып алды. Бер сыерга уртача 19,3 литр туры килә. Алдынгы савымчының үткән айда хезмәт хакы да югары булды - 37937 сум чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International