Чемпионат вакытында Казанда оештырылган кайнар элемтәгә 700 тапкыр шалтыратканнар

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

 

Күбесенчә россиялеләр, Латин Америкасы һәм Иран гражданнары ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Футбол буенча Дөнья чемпионаты барган көннәрдә Казанда җанатарлар өчен оештырылган кайнар элметәгә 700дән артык шалтырату килгән. Мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова шул хакта хәбәр итте.

Колл-үзәк белгечләре россиялеләр һәм чит ил гражданнарыннан тәүлек әйләнәсе шалтыратулар кабул иткән. Аларның 70 проценты — Россия кешеләреннән, 30 проценты чит ил кунакларыннан килгән. Чит ил туристларыннан кайнар элемтәгә күбесенчә Латин Америкасы һәм Иран гражданнары мөрәҗәгать иткән, дип сөйләде спикер.

Кунаклар, нигездә, транспорт логистикасы, кунакханәләргә урнашу, шулай ук мундиаль матчларына билет сатып алуга бәйле сораулар биргән, диде Санникова.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International