Дусай-Кичү авылында кунакка кайткан балаларның ялы файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрелә.
Әлеге уңайдан оештырылган "Туган ягым-татлы бишек" исемле концерт - моның ачык мисалы.
Балалар әти-әниләренә,әби-бабайларына,авылларына булган хөрмәтләрен үзләренең җыр-биюләре аша җиткерделәр.
- Концертта катнашкан иң кечкенә кызыбызга 4 яшь, - дип хәбәр итә безгә Дусай-Кичү клубы җитәкчесе Гөлнара Гайсина.
Фотолар ВКдагы Дусай-Кичуйский сельский клуб группасыннан алынды.