16 июль көнне, иртәнге 10 сәгатьтә, “Минзәлә икмәге” район, шәһәр халкы өчен беренче тапкыр үз ишекләрен ачачак

2018 елның 13 июле, җомга

Табыннарыбызны икмәк эшләнмәләреннән – пирог һәм кабартмалардан башка күз алдына китерү дә авыр. Өстәвенә, үзеңне, кунакларны яисә хезмәттәшләреңне куандырырга теләсәң, үзеңә плитә янына басарга кирәктә түгел. Ниһаять, Минзәләдә дә үз төбәгенең милли традицияләре, үзенчәлекле рецептлары буенча әзерләнгән камыр ризыклары пекарнясы эшли башлаячак! Исеме дә нинди бит – “Минзәлә икмәге”! Үзе шәһәрнең нәкъ үзәгенә – Минзәлә театры каршындагы бинага урнашкан.

“Минзәлә икмәге” сезне сыйларга әзер!

Уңган ханымнар телеңне йотарлык өчпочмак, пәрәмәч, төрле эчлекле пироглар, кыстыбый, гөбәдия, бәлеш дисеңме – боларның барысын да милли ризыкларның тәмен, сыйфатын, дәрәҗәсен белүче Минзәлә халкына тәкъдим итәчәкләр.

Пекарня ачылган көнне минзәләлеләр бер төрле камыр ризыгыннан (монысы сер булып калсын) бушлай авыз итә алачак. Хуҗа үзе сыйлый!

Шулай ук дегустация дә уздырылачак. Барлык ассортименттан да авыз итәргә телисез икән,ашыгыгыз!

“Минзәлә икмәге” сюрпризларга бик юмарт – 19-20 сәгатьләрдә 30% ка кадәр ташламалар каралган, ә икенче көнне “кичәге” ризыклар 50 процент ташлама белән сатылачак. Болардан тыш, камыр ризыгы сатып алучыга – чәй бушлай. Тагын бер үзенчәлек – “Минзәлә икмәге” чүпрәсез икмәк, тандырда әзерләнгән лаваш, башка төр камыр ризыклары белән дә шаккаттырачак. Төрле тантаналар, туй мәҗлесләре өчен халыктан заказлар кабул итәчәк. Китереп бирү дә каралган.

“Минзәлә икмәге” пекарнясына рәхим итегез, дуслар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International