Пенсия реформасын хатын-кызлар өчен йомшартырга җыеналар

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

 

Ярослав Нилов хатын-кызлар 63 яшьтә түгел, ә 60 яшьтә пенсиягә чыга алырлык итеп, төзәтмәләр әзерли. 

Пенсия реформасын хатын-кызлар өчен йомшартырга җыеналар. Закон проектының икенче укылышына кертеләчәк төзәтмәләр турында ТАСС хәбәр итте.

Бу төзәтмәләрдә хатын-кызлар өчен пенсиягә чыгу шартларын йомшарту шартлары язылачак.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты башлыгы Ярослав Нилов закон проектының икенче укылышына хатын-кызлар 63 яшьтә түгел, ә 60 яшьтә пенсиягә чыга алырлык итеп, төзәтмәләр әзерли. 

  • Россия Хөкүмәте пенсия яшен арттыруны киләсе елдан башлап, ел саен өстәп барырга тәкъдим итте. Шулай итеп илдә пенсия яше ир-атлар өчен 65 яшь һәм хатын-кызлар өчен 63 яшь булачак. Күчеш этабы 2019 елда башлана һәм ир-атлар өчен 2028 елга кадәр, хатын-кызлар өчен 2034 елга кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Россия премьер-министр Дмитрий Медведев Министрлар кабинеты утырышында әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International