Татарстанда "Ирләр сәламәтлеге атналыгы" чарасы башланды

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Велосипедлар ярышы белән, Яңа Чишмә районы эстафетаны Чирмешән районына тапшырган.

Татарстанда "Ирләр сәламәтлеге атналыгы" чарасы башланды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яңа Чишмә районында "Ирләр сәламәтлеге атналыгы" чарасы узган. Акция кысаларында бер атна дәвамында предприятиеләрдә эшләүче ирләр өчен уролог консультациясен алу, лекцияләр тыңлау, кан басымын белү, ЭКГ ясату мөмкинлеге булдырылган. 45 яшьтән өлкәнрәк ирләр ПСАга кан тапшырган.

Сәламәтлек атналыгын Яңа Чишмә Үзәк район хастаханәсе баш табибы Рәфис Вафин башлап җибәргән. Ул район администрациясе киңәшмәсендә ирләрнең сәламәтлек буенча хәлләре: проблемалар һәм хәл итү юллары турында сөйләгән.

Велосипедлар ярышы белән, "Ирләр сәламәтлеге атнасы" эстафетасы Чирмешән районына тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International