Быел 1800 татарстанлы хаҗ кылачак.
4 августта Татарстаннан хаҗ кылырга баручыларның беренче төркеме Согуд Гарәбстанына китәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан мөселманнары Диния назәрәтенең "Хаҗ” директоры урынбасары Илдус Сабитов хәбәр итте.
Быел Россия өчен квота 20,5 мең урын тәшкил иткән. Татарстан хаҗилары өчен быел 1800 урын бүлеп бирелгән. Сабитов әйткәнчә, квота буенча буш урыннар калмаган.
“Хаҗ кылучылар 4 августтан китә башлый. Казаннан Мәскәүгә бара торган берничә төркем булачак. Хаҗ кылучылар төркеме 15 августка кадәр көн саен китәчәк”, - дип сөйләде ул.