Минзәлә районында сидераль пар җирләренә әһәмият бирәләр

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Быел районыбыз хуҗалыклары көзге культураларны 15000 гектарда чәчәргә планлаштыралар, шуның 65 проценты сидераль пар җирләренә чәчеләчәк.

“Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре көзге культураларны бары тик сидераль пар җирләренә чәчәчәк. 
Парга калган җирләрне эшкәртү дәвам итә, 4100 гектар мәйданда кара пар эшкәртелде. Кара пар җирләрен эшкәртүне “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе-500 гектар,  “Калморза” хуҗалыгы 600 гектарны икенче кат эшкәртүне төгәлләделәр. “Органик групп-Минзәлә”-1071 гектар, “Органик групп-Чулман”-450 гектардагы пар җирен  эшкәртүне атна азагына төгәлләячәкләр. Шулай ук хуҗалыклар сидераль парга да әһәмият бирә башладылар.Пар җирләренә сидераль культуралар чәчелде. “Мензелинские зори” агрофирмасы 5100 гектар сидераль пар җирен беренче кат эшкәртүне тәмамлады.”Калморза” хуҗаклыгында да 305 гектардагы  сидераль пар җирен эшкәртүне 10 июль көнне бетерде.  Шулай ук”Органик групп-Чулман”да 1400 гектар һәм “Органик групп-Минзәлә” дә 411 гектар сидераль пар җирләрен беренче кат эшкәртү тәмамланды. Якшәмбе көнне алар сидераль пар җирләрен икенче кат эшкәртүгә тотыначаклар 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International