Кадрәклеләр бергәләшеп печән әзерлиләр

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Кадрәк авыл җирлегендә яшәүче Люция Гарифуллина, Валерий Гермагентов, Юрий Козлов өчесе бергәләшеп печән әзерләргә тотындылар.

Печән хәзерләргә аларның ике берәмлек МТЗ-80 һәм бер Т-40 тракторы, 3 берәмлек (Польшада җитештерелгән) печән чапкычы, шулай ук печәнне төргәккә төрү өчен бер агрегатлары бар. Алар үзләренең пай җиренә бирелгән басудан 4әр центнерлы 350 төргәк люцерна печәне хәзерләп, өй яннарына ташып куйдылар. Шушы көннәрдә  тагын 100 тонна печән әзерләячәкләр. Печән ташуда дуслары Риф  Әлмиев булышкан. Бүгенге көндә Люция ханымның 19 баш савым сыеры, 20 баш үгезе, Юрийның 15 баш савым сыеры,10 баш үгезе, Валерийның 10 баш савым сыеры һәм шуның кадәр үк үгезләре бар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International