“Органик групп-Чулман” ҖЧҖнең терлек азыгы хәзерләүче эшчәннәре арасында Фаил Шакиров та сынатмый. Авылда маңгай тирен тамызып, таң йокысын калдырып хезмәт итүчеләрнең берсе ул.
Авылда маңгай тирен тамызып, таң йокысын калдырып хезмәт итүчеләрнең берсе ул.
Фаил заманында Күзкәйдә 8 сыйныфны тәмамлагач, СПТУ-37 гә укырга керә һәм киң профильле механизатор таныклыгы алып чыга. Аннары Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп кайта. Армиядән кайткач, бер атна да ял итмичә ул вакыттагы колхоз рәисе Насыйфулла Тимеровка эш сорап бара. Колхоз рәисе аңа искереп беткән ДТ-75 тракторын ремонтларга куша. Фаил аны тиз арада җыеп, шуның белән эшли башлый. Шуннан бирле аның хуҗалыкта эшләвенә чирек гасырдан артык вакыт үтеп киткән. Ул шул тракторы белән кыр эшләрендә катнаша. Кышын МТЗ-82 тракторына утырып Тулбай сөтчелек комплексында малларны туйдыра.