Алар җәй дәвамында Татарстан шәһәр һәм районнарында, шулай ук авылларда да оештырыла.
11 июльдән республикада “Күңелле җәй” ишегалды лагерьлары эшли башлый. Алар җәй дәвамында Татарстан шәһәр һәм районнарында, шулай ук авылларда да эшләячәк. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.
Проектны Россия Студентлар отрядлары, "Чиста булачак" Татарстан төбәк Бөтенроссия яшьләр оешмасы яшь экологлар хәрәкәте, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык оештыра.