Татарстан мәдрәсәләрендә кабул итү кампаниясе бара

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

 

Республиканың мөселман уку йортлары көндезге бүлеккә 300дән артык шәкерт, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә 650 кеше кабул итәргә әзер.

Татарстан Республикасының мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе бара. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республиканың мөселман уку йортлары көндезге бүлеккә 300дән артык шәкерт кабул итәргә әзер, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә 650 кеше өчен урын каралган.

Татарстанның мөселман уку йортларындагы көндезге бүлегендә "нигезле" дәрәҗәдәге белем 3 ел дәвамында укуны күз алдында тота, "югары" дәрәҗә - 5 ел. Мәдрәсәләрнең күбесе "нигезле" укыту программасы буенча белем бирә. Бары тик "Мөхәммәдия" Казан мәдрәсәсе генә "югары" дәрәҗәдәге белем бирә.

Студентларга уку дәверендә тулай торакта урын һәм ашау каралган, кайсыбер мәдрәсәләрдә спорт төрләре буенча түгәрәкләр эшли. Мәдрәсәләрдә югары квалификацияле, югары дөньяви һәм дини белемгә ия белгеч-укытучылар укыта.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International