“Картлык көнендә кешегә иң кирәк әйберләр: сәламәтлек, туган җиреңдә гомер итү һәм сине аңлардай игелекле балаларың булу“, – ди Воровский исемендәге поселокта яшәүче 90 яшьлек тыл ветераны Тәзкирә Кирамова.
Олы яшьтә булса да, сәламәтлегенә күз тимәсен Тәзкирә әбиебезнең: күзлексез “Минзәлә” газетасы укый, ил-көн яңалыклары белән таныша, 5 вакыт намазын калдырмый. Авыл абыстае буларак мәетләр юуда катнаша. Җәйге вакытта авылга кайтып үз йортында көн күрә, кышын Чаллы шәһәрендәге балаларында тора. Аның хәлен күршеләре Галимә,Фәйрүзә, Флүрә һәм Хафизовлар гаиләсе белешеп кенә тора.
Тыл ветераны Тәзкирә Фатыйх кызын юбилее уңаеннан Минзәлә муниципаль район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Айдар Салахов исеменнән кайнар тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгының истәлекле бүләген тапшырды. Әлеге тантанада Воровский исемендәге авыл җирлеге башлыгы Сергей Юдин да катнашты, ветеранга иң матур һәм изге теләкләрен ирештерде. Ветеранны котларга килгән җирлекнең ветераннар советы рәисе Любовь Срывова юбилярга изге теләкләрен ирештерде.
Тәзкирә әби кунакларга үзенең тормыш һәм хезмәт юлын сөйләде. Ул Мөслим районы Бүләк авылында дөньяга килә, Әмәкәйдә 7 сыйныфны тәмамлагач колхозда сабан сөргән, җир тырмалаган, печән чапкан. 1945 елдан алып 1952 елга чаклы колхозның кырчылык бригадасын җитәкли һәм ул чактагы Калинин районында бер гектардан иң югары уңыш алуга ирешә. 1949 елда Казан шәһәрендә үткән алдынгылар җыелышына делегат булып сайлануын да әйтеп алды.
Ул заманында колхозда төрле эшләрдә эшләде, авылның яшелчә бакчасында да эшләде, беркайчан да зарланмады, диләр аның турында авылдашлары. 1952 елда Давид исемле сугыш ветеранына кияүгә чыга, бер ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Балаларының өчесе дә югары белем алып Чаллы шәһәрендә төрле тармакларда эшлиләр. Воровскийга килен булып төшкәч, 10 ел кирпеч заводында эшли, төзелеш бригадасында поселоктагы йортларны төзүдә катнаша. “Төзелештә кран булмаган чакларда вакытны әрәмгә уздырмас өчен тоташтыргычларны (перемычкаларны) бау белән тарттырып менгездек”, дип хатирәләрен яңартты ветеран.
Тәзкирә әбигә дәүләт программасы буенча Чаллы шәһәреннән бер бүлмәле фатир бирәләр. Шуның өчен ул ил җитәкчелгенә бик рәхмәтле.
–Бөек Ватан сугышы минем яшьлегемне урлады. Сугышның газапларын күп күрдек, хәзерге яшь буынга бу афәт килмәсен һәм аны күрергә дә язмасын.. Ул чорда халыкның күргән газаплары, аһ-зарын бергә җыйсаң, җирдән күккә чаклы барып җитәр иде. Халкыбыз, җиребез иминлектә, бәхет һәм шатлыкта яшәсен, – дигән теләкләрен җиткерде ветеран.