Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башлангыч исемлектә торучыларны Бердәм реестрга күчерде.
Өч ел эчендә Татарстанда социаль ипотека буенча чиратта торган тагын 164 кеше яңа тораклы булачак. Бу хакта Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.Дәүләт торак фонды социаль ипотека буенча чиратта торган кешеләрне башлангыч исемлектән Бердәм реестрга күчерде. Болар барысы 164 гаилә, һәм бу гаиләләр киләсе өч ел эчендә яңа тораклы булачак.
Әлеге гаиләләргә 2018 елның 29 сентябренә кадәр Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының төбәкара вәкиллекләрендә социаль ипотека буенча килешүләр төзергә кирәк. Шуннан соң башлангыч кертемнәр өчен ай саен минималь сумма түләнеп барылырга тиеш.