Россиядә 2024 елда уртача пенсия 20 меңгә кадәр җитәчәк

2018 елның 10 июле, сишәмбе

 

Пенсия реформасы эшләмәүче пенсионерларның хәлләрен яхшыртачак, дип белдергән Россия финанс министры.

Россиядә 2024 елда уртача пенсия 35 процентка артып, 20 меңгә кадәр җитәчәк. Шул турыда беренче вице-премьер – Россия финанс министры Антон Силуанов әйткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Пенсия законындагы үзгәрешләр эшләмәүче пенсионерларның хәлләрен яхшыртачак. Инде киләсе елдан аларның уртача пенсияләре 1 меңгә артачак, дип сөйләгән Силуанов. 
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International