Татарстанлыларны Бөтенроссия волонтерлык лагеренда катнашырга чакыралар

2018 елның 10 июле, сишәмбе

 

30 июль – 9 сентябрьдә Иркутск өлкәсендә милли паркы территориясендә "Экодемия" Бөтенроссия волонтерлар лагере узачак.

Татарстан кешеләрен "Экодемия" Бөтенроссия волонтерлык лагеренда катнашырга чакыралар. Бу турыда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
  • 30 июль – 9 сентябрьдә Иркутск өлкәсендә милли паркы территориясендә "Экодемия" Бөтенроссия волонтерлар лагере узачак.

"Экодемия" экологик волонтерлыкка һәм аны үстерү җәмгыятенә игътибар җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Катнашуга Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсенә кагылышы булган 450 кеше чакырыла. Һәр сменада 90 кеше булачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International