Россельхознадзор үз чәчүлегеңнән бәрәңге утыртуны тыялар дигән хәбәрне кире какты

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Чәчүлек бәрәңге итеп бары тик махсус кибетләрдән алынган орлыкны гына кулланырга ярый дигән хәбәр вакытлы матбугат чараларында таралды.

 Россельхознадзор үз чәчүлегең белән бәрәңге утыртуны тыялар, үстергән өчен административ штраф салалар дигән хәбәрне кире какты. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Моңа кадәр, чәчүлек бәрәңге итеп бары тик махсус кибетләрдән алынган орлык һәм бәрәңгене генә кулланырга ярый дигән хәбәр вакытлы матбугат чараларында таралган иде.

Сыйфатсыз орлык саткан өчен җаваплылыкка бары тик сәүдә оешмалары гына җаваплы булачак. Үз кирәге өчен генә үстергән физик затларга җаваплылык чаралары кагылмый, диелгән әлеге хәбәрдә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International