Минзәләдә йорт яны территорияләре төзекләндерелә

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Шәһәребездә һәм авылларда күпкатлы йортлар ишек алларын һәм квартал эчендәге юлларны (проездларны) ремонтлау эше быел да дәвам ителә.

Әлеге программага кайсы йортлар ишек аллары керә соң? Безгә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров түбәндәге мәгълүматларны бирде:

–Быел шәһәребездәге һәм авыллардагы ишек алларын һәм квартал эчендәге юлларны (проездларны) ремонтлау программасына 10 ишек алды керә. Болар Изыскательләр урамындагы 3/16- 3/16А, 3/15-3/18, 4/6-4/10нче йортлар, Изыскательләр урамы буенча квартал эчендәге юл, Изыскательләр урамындагы 1/15, 1/2-1/3нче йортлар ишек аллары, шулай ук Солнечная урамында тротуар, Изыскательләр урамындагы 3/10 нчы, К.Маркс урамы, 66 нчы, М.Җәлил урамы, 26 нчы йортлар ишек аллары һәм Коноваловка авылындагы күпкатлы йортлар яны территориясе. Гомумән алганда,  әлеге программа буенча 19,5 мең кв.м мәйдан ремонтлана. Моның өчен 35 млн сумлык средстволар файдаланылачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International