Районда 6 мең тоннадан артык печән хәзерләнде һәм ул төргәкләргә төрелде,11500 тонна сенаж базларга салынды.
Җәмәгать терлекләре өчен 2,5 тонна яфрак азык әзерләнде.
9500 гектар күпьеллык үләннәр чабылды, шуның 2300 гектары сенаж, 5800 гектары печән өчен. Парга калган җирләрне эшкәртү дәвам итә, 4100 гектар мәйданда кара пар эшкәртелде. Мондый басуларны эшкәртүдә 3 агрегат эшли.
5 июль көнне кич белән районыбыз кырларында 36 мм яңгыр яуды, бу айлык норманың яртысыннан күбрәк дигән сүз.