Тыл ветераны Миңненур Галиеваны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев Воровский авыл җирлегенең Хутор бистәсендә яшәүче Миңненур Галиеваны юбилее уңаеннан район башлыгы Айдар Салахов исеменнән кайнар тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләген тапшырды, иң матур һәм изге теләкләрен ирештерде.

Юбилярны авыл җирлеге башлыгы Георгий Юдин да котлады, исәнлек-саулык, матур тормыш теләп, истәлекле бүләген тапшырды, шулай ук    җирлекнең ветераннар советы рәисе Елена Срывова да килгән иде, ул да хөрмәтле ветеранга  бәхетле озын гомер теләде.

Миңненур әбиебез Актаныш районы Апач авылында дөньяга килгән. Әтәс авылында 7 класс белем алганнан соң, 13 яшьтән колхозда төрле эшләр башкарган. Язмыш аны аямаган, ләкин ул сынатмаган. Урагын да урган, печәнен дә чапкан.

Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 18 яшь кенә була. Кыр станы бригадиры булып эшләгән, аннары аның оештыру сәләтен күреп алып район җитәкчелеге Югары Урьядыга- Ленин исемендәге колхозга  рәис  итеп билгелиләр. Биредә өч ел хезмәт куя.  Колхозны алга җибәрү өчен хезмәтен кызганмаган. Ире Габделбарый  сугыштан 1947 елны кайта.    Авылда бераз гомер кичергәннән соң   гаилә Воровский бистәсенә күченеп килә. Алар     алты бала тәрбияләп үстерәләр. Миңненур заманында  совхозда 18-20 баш сыерны кул белән сава, лаеклы ялга чыгарга ике ел кала гына машина белән сава башлыйлар. Миңненур сыер сауганда хезмәт алдынгысы була, рәсеме Почет тактасыннан төшми. Ул совхозда чирек гасырдан артык сыерлар сава.

Бүгенге көндә аның 4 баласы исән-сау. Хәзерге вакытта кече кызы Гөлнур, оныгы Лилия тәрбиясендә көн күрә.  Беркайчан да зарланмый Миңненур әби. Тыныч кына, төшенкелеккә бирелмичә,  шөкерана кылып   гомер кичерә ул.  Илебез, җиребездә иминлек, бәхет һәм шатлык булсын, җирдә яшәгән бөтен кеше бәхетле булсын,-ди ветеран.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International