Тегермәнчедә солдатка озату кичәсе

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Минзәлә районы егетләре армиягә китүне дәвам итә.

6 июль көнне Минзәлә районы Тегермәнче авылыннан Раушания Бәдретдинова өченче малаен Илһам Бәдретдиновны армия сафларына озатты. Авылның олысы да, кечесе дә,яшьтәшләре һәм, әлбәттә инде, туганнары урамда матур итеп гармун уйнап, клубта рәхәтләнеп биеп, матур изге теләкләрен теләп озатты, дип хәбәр итә безгә Тегермәнче авыл клуб мөдире Алсу Гыйлфанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International