Федераль казна 0,5 трлн сум профицит алачак.
Россия Президенты Владимир Путин 2018 ел бюджетына төзәтмәләр кертү турындагы документны имзалады. Бу хакта RT хәбәр итә.
Федераль бюджетка кертелгән төзәтмәләр буенча казна, элек теркәлгән 1,3 процент дефицит урынына, тулаем эчке продукттан 0,5 процент чамасы профицит алачак. Бюджет кереме 17,07 трлн сумга кадәр артачак. Чыгымнар 16,59 трлн сум тәшкил итәчәк.