Дәүләт Думасы депутатларның пенсиясе турындагы мәгълүматларны игълан итте

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Гражданинның депутатлык стажы биш елга тулмаган очракта, аның пенсиясенә өстәмә түләнми.

Дәүләт Думасы депутаты вазифаларын 5 елдан башлап 10 елга кадәр башкарган гражданнар – 46 мең, 10 ел һәм аннан артыграк башкарганнары 63 мең сум күләмендә пенсиягә өметләнә ала. Бу хакта РИА «Новости» агентлыгы Дәүләт Думасы сайтына сылтама ясап хәбәр итә.

«Дәүләт Думасы депутаты 84 мең 774 сум хезмәт хакы ала. Шул рәвешле, депутат вазифаларын 5 елдан башлап 10 елга кадәр башкарган депутатларның пенсиясе – 46 мең 626, 10 ел һәм аннан артыграк башкарганнарыныкы 63 мең 581 сум тәшкил итә», - диелә хәбәрдә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, гражданинның депутатлык стажы биш елга тулмаган очракта, аның пенсиясенә өстәмә түләнми.

2018 елның 6 аенда Дәүләт Думасы депутатларының чынлыкта исәпләнгән айлык уртача хезмәт хакы, парламентарийларның авырган һәм ялда булган көннәрен исәпкә алып, 388,5 мең сум (керемгә карап салына торган салымны түләгәннән соң – 338 мең) тәшкил иткән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International