Татарстан егетләре беренче булып яңа хәрби технополис составына керәчәк

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Безнең егетләр Ватанның төрле почмакларында хезмәт итә. Командирлары белдерүенчә, алар яхшы әзерлек узган һәм җаваплы. Хәрби форма киюегез белән горурланыгыз, мундир намусына тап төшермәгез. Республика җитәкчелеге һәм хәрби комиссариат безнең чакырылыш егетләре Татарстанның иң яхшы традицияләрен генә җиткерерләр, гадел һәм зирәк булырлар дип ышаналар”, - диде Татарстан хәрби комиссариаты Сергей Погодин.

Түбән Камадан Марат Мардегалямов “Эра” технополисында хезмәт куячак биш егетнең берсе. Ул физика институтын тәмамлаган һәм ике ел магистратурада укыган.

“Мин фәнни ротага эләгергә үзем хәл иттем. “Эра”да фәнни эшләнмәләр, нанотехнологияләр белән шөгыльләнермен дип ышанам, үз идеяләремне дә тәкъдим итәчәкмен. Чакырылыш буенча бер ел хезмәт итәм, әгәр ошаса – хезмәт итәргә калам”, - дип билгеләп үтте егет.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International