Татарстан хуҗалыкларында 170 берәмлек ясалма сугару техникасы җәлеп ителгән

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Бу техниканы 13 мең гектар чамасы чәчүлек җиренә су сибүдә куллану планлаштырыла.

Татарстан хуҗалыкларында 8 мең гектар авыл хуҗалыгы культурасын һәм 230 гектар җиләк-җимеш үсентеләрен ясалма сугару өчен 170 берәмлек техника җәлеп ителгән. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел республика авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермерлык хуҗалыклары тарафыннан 346 берәмлек сугару техникасы кулланыла.

Сугару техникасын 13 мең гектар чамасы чәчүлек җиренә су сибүдә куллану планлаштырыла. Ул мәйданга бөртекле, кузаклы һәм майлы культуралар, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш культуралары утыртылган.

Хәзер Апас, Биектау, Яшел Үзән һәм Нурлат районнарында 11 сугару системасы ремонтка мохтаҗ, калганнары эшкә яраклы хәлдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International