Быел беренче урынны берьюлы өч балалар коллективы яулады.
Бүген Татарстанның Әлки районында II Республикакүләм "Әйлән-бәйлән" Татарстан халыклары милли уеннары фестивалендә катнашкан балалар фольклор коллективларының нәтиҗәләре билгеле булды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең халык йолаларын, бәйрәмнәрен һәм халык иҗаты әсәрләрен популярлаштыру һәм торгызу бүлеге мөдире Нәфисә Сәгбиева хәбәр итте.“Әйлән-бәйлән” фестивале “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагерендә үтте. Фестивальдә республиканың 11 районыннан 14 татар һәм чуваш балалар фольклор коллективлары катнашты. Махсус кунаклар – Казаннан һəм Төмəннəн килгəн “Энҗе бөртекләре” һәм “Вак бәлеш” коллективлары.

“Бүген "Проказы ряженных" фольклор уены узды. Иртəнге аштан соң, оештыручылар өстәл уеннары буенча квест-программасын үткәрде. "Бергə уйныйбыз" конкурсында һəр команда үзенең традицион уенын күрсəтте һәм без барлык нәтиҗәләрне кушып, балалар коллективларына урыннар билгеләдек”, - дип сөйләде Нәфисә Сәгбиева.
Беренче урынга “Вак бәлеш”(Төмән өлкәсе), “Скоморошина” (Тукай районы), “Веселушки” (Әлки районы) коллективлары лаек дип табылды. Икенче урын “Энҗе бөртекләре” (Казан шәһәре), “Бөрлегән” (Саба районы), “Идегәй” (Теләче районы), “Җәүһәр” (Яшел Үзән районы), “Кадряк сем” (Әгерҗе районы) коллективларына бирелде. Өченче урынны “Зөбәрҗәт” (Сарман районы), “Сәрбиназ” (Балык Бистәсе районы), “Светелка” (Чистай районы), “Шанкарав” (Алексеевск районы), “Пугане” (Әлки районы) балалар коллективлары алды.

Нәфисә Сәгбиева сүзләренчә, бүләкләр барлык коллективка да бер төрле булган. “Фестивальдә балалар катнаша, кемнедер аерып чыгарсак, дөрес булмас иде. Шуңа күрә барлык кешегә дә бер үк бүләкләр бирелде: футболка, значок, рюкзак һәм милли уен турында дисклар”, - диде ул.