Республиканың 18 районында туберкулез белән авыручылар республикадагы уртача күрсәткечләрдән артып киткән.
2018 елның 6 аенда Татарстанда балалар арасында туберкулез белән авыруның 13 очрагы ачыкланган. Бу турыда бүген Татарстан Иҗтимагый палатасында узган "түгәрәк өстәл”дә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
“Балалар арасында авыруның төп сәбәпләренең берсе - ата-аналарның иммунодиагностика үткәрүдән баш тартуы”, - диде докладчы.
Аның сүзләренчә, хәзергә республикада балаларның 0,9 проценты ата-аналар баш тартуы аркасында иммунодиагностикасыз калган. “Андый балаларның 33 проценты балалар коллективларында йөри. 602 укучы һәм 438 балалар бакчасына йөрүче балалар арасында туберкулез килеп чыгу һәм тарату куркынычын тудыра”, - диде Авдонина.