Татарстанда ашлык сыйфатын тикшерделәр

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

 

Ашлык һәм аны эшкәртү продуктлары сыйфатын ачыклау өчен, 4,3 тонна продукция тикшерелгән.

Татарстанда 22-28 июньдә ашлык һәм аны эшкәртү продуктлары сыйфатын ачыклау өчен 236 тикшеренү уздырылган. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Барлыгы 4,3 тонна продукция тикшерелгән.

Бер тапкыр арпа тикшергәндә, өч тапкыр бодай тикшергәндә куркынычсызлык һәм сыйфат күрсәткечләренә туры килмәү очрагы ачыкланган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International