ТР Президентына медальне Казахстан Премьер-министры Бакытжан Сагинтаев тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов «Астанага 20 ел» юбилей медаленә лаек булды. Татарстан Президентына әлеге бүләкне Казахстан Премьер-министры Бакытжан Сагинтаев тапшырды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бакытжан Сагинтаев Рөстәм Миңнехановка медальне Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев йөкләмәсе буенча тапшырган.
ТР Президенты Казахстан Хөкүмәте башлыгына әлеге югары бүләк һәм үзенә күрсәтелгән кунакчыллык өчен рәхмәт әйтте. Ул шулай ук Астананың чәчәк атуын теләп калды һәм киләчәктә Россия-Казахстан хезмәттәшлеген ныгыту юнәлешендә эшләячәген ышандырды.