«Астана» халыкара финанс үзәген тәкъдим итү тантанасын Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев ачты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Астана» халыкара финанс үзәген ачу тантанасында мактаулы кунакларның берсе булды. Бу хакта республика лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мактаулы кунаклар арасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Мөхәммәд бин Зайд, әлеге илнең Премьер-министры урынбасары Шәйх Мансур бин Зайд әл-Нахайян, Ислам үсеш банкы төркеме Президенты Бандар Хәҗәр, Ефәк юлы фонды Президенты Ван Янчжи, шулай ук дөньяның «J.P. Morgan Chase International», «Boston Consulting Group», «NASDAQ» һ.б. зур финанс институтлары җитәкчеләре һәм вәкилләре бар иде.
«Астана» халыкара финанс үзәген тәкъдим итү тантанасын Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев ачты.