Минзәлә районында 6 мең тоннадан артык печән хәзерләнгән һәм ул төргәкләргә төрелгән, 9000 тонна сенаж базларга салынды. Җәмәгать терлекләре өчен 1,4 тонна яфрак азык әзерләнде.
9000 гектар күпьеллык үләннәр чабылды, шуның 2200 гектары сенаж, 5600 гектары печән өчен. Парга калган җирләрне эшкәртү дәвам итә, 3700 гектар мәйданда кара пар эшкәртелде. Мондый басуларны эшкәртүдә 3 агрегат эшли.
Бүген төнлә районыбыз кырларында 3,3 мм яңгыр яуды.