Минзәлә автомәктәбе директоры иҗади конкурс үткәрә һәм... китап чыгарырга җыена

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Минзәлә автомобиль мәктәбе директоры Таһир Исмагыйлов район буенча конкурс үткәрү идеясе белән чыккан иде. Шушы уңайдан ул “Десантник” хәрби ял лагерында булды, әлеге конкурсның шартларын аңлатты һәм конкурска материаллар язу буенча үзенең теләкләрен җиткерде.

Әлеге конкурс үсеп килүче яшь буында патриотизм хисе тәрбияләү, туган ил,туган як, үз халкың тарихы белән кызыксынуны көчәйтү максатында оештырыла. Бу конкурста районда яшәгән, мәктәптә укыган һәр бала, студент катнаша алачак. Конкурста шигырь, хикәя, сочинение һәм башка төрдәге язмалар кабул ителәчәк. Гомумән алганда, жанрлар буенча чикләүләр юк. Конкурска йомгак быелның сентябрь азагында ясалачак һәм шул материаллардан туплап китап чыгарылачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International