Мәскәү биржасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, доллар һәм евро курсы кими.
Россия валютасының доллар һәм еврога карата бәясе арта. Бу хакта RT Мәскәү биржасы мәгълүматларына сылтама ясап хәбәр итә.
Доллар курсы 17 тиенгә арзанаеп, 63,26 сумга калган. Евроның бәясе 10 тиенгә кимегән, хәзер ул 73,70 сум тәшкил итә.