Татарстан текстиль эшләнмәләре Астанада мода күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк

2018 елның 3 июле, сишәмбе

 

Катнашучылар үз товарларын "Аксессуарлар", "PRO-МОДА", "Сәнгать һәм кәсеп" күргәзмәләрендә тәкъдим итә ала.

Текстиль эшләнмәләр чыгаручы Татарстан эшмәкәрләре үзләренең товарларын "Fashion Expo Astana" халыкара мода күргәзмәсендә тәкъдим итә ала. Чара 2018 елның 4 - 6 июль көннәрендә Астанада (Казахстан) узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучыларга үз товарларын Persona" (автор маркалары, театрлар һәм мода йортлары), хатын-кызлар, ир-атлар кием-салымы, баш киемнәре, яулыклар, шарфлар, галстуклар, галантерея, эчке кием, тукымалар һәм тукылмаган материаллар һ.б. күргәзмәләрдә тәкъдим итәргә мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International