Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эшлекле визит белән Минзәлә районында булды һәм урманчыларның эше белән танышты.
Министр урманчылыктагы яңа технологияләр белән кызыксынды. Узган ел утыртылган агачларны КВ-1,7 агрегаты ярдәмендә эшкәртүне, быел утыртылган агачларны карады. Беларуссиядә җитештерелгән “Хорвестор” һәм “Фарвардер” урман хәзерләү комплексы белән танышты.
Минзәлә урманчылыгындагы 1,6 гектарлы питомникта булып, узган елгы һәм быелгы урман культураларының үсеше, Юртау урманчылыгында 12 гектарлы карагай, нарат, чыршы кебек үсентеләрнең ничек үсүен, Минзәлә урманчылыгында 2нче янгын техник станциясен, пилораманы, капиталь төзекләндерелгән биналарны карап, үз киңәшләрен бирде.
Юртау участогындагы урманчылыкта мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр белән аралашты, аларның орлыктан үстерелгән агач үсентеләрен тәрбияләү эше белән танышты. Минзәлә урман хуҗалыгы конторасының административ бинасында булып, урманчылыкның тарихы, аның янында урнашкан теплицада яшеллек өчен ялгап үстерелгән үсентеләрне, чыбыкча ялгап үстерелгән савыр агачы, спрей агачының пирамидаль сортлары, көмеш тупыл һәм пирамидаль тупыл агачларын карады.
Министрның эшлекле сәфәре шәһәребезнең Балалар иҗат йортында дәвам итте. Биредә ул урман хуҗалыгында эшләүче хезмәткәрләр белән очрашты. Министр билгеләгәнчә, Минзәлә урманчылыгында урман сәнәгатенең мөмкинлекләрен файдалану буенча резервлар бар.
–Урман – йөзләрчә төрдәге агачлар дөньясы.. Ул – экосистема чылбырын, яшеллек һәм андагы тереклек дөньясының бердәм яшәешен тәэмин итүче урын да. Анда үсүче дистәләрчә төр агач-куак, йөзләрчә төрдәге җан ияләре бердәм урман яшәешен тәэмин итә. Урманчыларның, тармакта эшләүче һөнәр ияләре урманда эшләрнең үзвакытында һәм сыйфатлы башкарылуына зур игътибар итәргә тиешләр.Урманчылыкта питомник бар, питомниклар – урманның киләчәге, – диде ул.
Минзәлә урманчылары урманнарны тәрбияләү, кисү бурычларын үти, урманнарны тергезү, саклау чараларын үткәрә. Коллектив табигать байлыгын саклауда, участоклардан дөрес файдалануны контрольдә тотуда, янгынга каршы хәвефсезлек чараларын тәэмин итүдә намуслы хезмәт куя.
САН
“Минзәлә урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесендә һәм “Минзәлә урманчылыгы” дәүләт коммерцияле учреждениесендә 100гә якын кеше хезмәт куя. Минзәлә урман хуҗалыгының Актаныш, Мөслим, Тукай һәм Минзәлә районнарында 71918 гектар урман бар.