Минзәләлеләр Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестивальдә катнашты

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Ике көн дәвам иткән әлеге фестивальдә Минзәлә район Мәдәният сарае хезмәткәрләре Рузилә Акмалова һәм Зөлфия Мортазина вокал-соло номинациясендә чыгыш ясадылар. Рузилә 19-25 яшьлекләр категориясендә чыгыш ясап, дипломант булып кайтты. Зөлфия Мортазина исә 26-35 яшь төркемендә III дәрәҗәле лауреат исеменә лаек булды. Сүз уңаенда, районыбызның танылган музыканты Альберт Латыйпов чыгыш ясаучыларга аккомпаниатор булды.

-Җыр һәм моң бәйрәменә җырчы, Татарстанның халык артисты, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева, татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалованың кызлары һәм тагын бик күп атаклы шәхесләр чакырылган иде. Жюрида 12 кеше булды, бик җитди бәя бирделәр, - диделәр катнашучылар.

Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестивальдә катнашучылар аның сайлап алу турында хореография, нәфис сүз, вокал юнәлешләре буенча үз талантларын күрсәтте. Фестивальнең географиясе киң, биредә Татарстаннан гына түгел, Башкортостаннан да 150 дән артык катнашучы чыгыш ясады.

Кичә, 1 июльдә Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйгегә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр катнашында гала-концерт узды, анда Зөлфия Мортазина чыгыш ясады.

Ленар Миңнемуллин, район Мәдәният сарае директоры:

-Фестивальгә нинди югарылыкта әзерләнгәннәр, шаккатып кайттык. Кунакларга Актанышның матур урыннарын, нинди мөмкинлекләре барлыгын күрсәттеләр. Һәр районның шундый мөмкинлеге бар бит. Киләсе елда үзебездә Гөлшат Зәйнашева исемендәге фестиваль уздырырга исәп бар. Аңа әзерлекне бүген үк башларга, катнашучыларны барларга кирәк. Без дә актанышлылардан ким түгел.

Сүз уңаенда, бәйгедә җиңүчегә 100 мең сум күләмендә Гран-при билгеләнгән иде, әмма ул беркемгә дә бирелмәде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International