Калморза авылындагы сабантуйда хатын-кызлар арасында бер капчык шикәр комын күтәреп мәйдан тирәли әйләнү буенча ярышлар булды.
Әлеге ярышта Бикбау авылында почтальон булып эшләүче Гөлфинә Асадуллинага тиңнәр булмады, аңа бер капчык шикәр комы тапшырылды. Хәзер шул шикәр комы җиләк кайнатмасы ясаганда бик ярап куйды.Гөлфинә әле моның өстенә Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова белән бергә җырлап халыкны да шаккаттырды.