РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров Минзәләдә гражданнарны кабул итте

2018 елның 29 июне, җомга

“Бердәм Россия” партиясенең Минзәлә территориаль бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров гражданнарны кабул итте. Кабул итүдә шулай ук район Советының аппарат җитәкчесе Роза Салдаева, “Бердәм Россия” партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе башкарма комитетының яңа җитәкчесе Ләйсән Александрова катнашты.

Депутатка мөрәҗәгать итүчеләр шактый булды. Алар арасында күпсанлы минзәләлеләрне борчыган мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итүчеләр дә, үзләренең шәхси гозерләре белән килүчеләр дә булды.

Изыскательләр бистәсеннән Айзирә Яббарова, мәсәлән, күп кенә пенсионерларны борчый торган үтенеч белән мөрәҗәгать итте: “Пенсионерларга район социаль яклау бүлеге аша бирелә торган льготалы путевкаларның санын арттырып булмас микән? Санаторийларга барырга теләүчеләр күп, озак көтәргә туры килә, чират тизрәк барыр иде”.

Гүзәл Муракаева әгәр якын киләчәктә  РФ мәгариф һәм фән министрлыгының грамотасын алучыларга  хезмәт ветераны исемен бирүдә үзгәрешләр көтелмиме, чөнки 2016 елның 1 июленнән соң законга үзгәрешләр керде, дигән сорау белән килгән иде.

Эльвира Закирова ана капиталына индексация ясауга кагылышлы мәсьәләне күтәрде.

Наталья Тычкова пенсиягә чыгарга җыенучы элеккеге МУРБда эшләүчеләрнең проблемасын күтәрде. Эш шунда: аларның стажлары һәм хезмәт хаклары турында белешмә алу буенча проблемалары бар. Белешмәләр бирелмәү (бетерелгән МУРБның правопреемнигы булмау сәбәпле), архивариус тарафыннан күчермәләр генә бирелү зур катлаулыклар китереп чыгара, диде ул.

Усай авылыннан  Елена Юдина (аларның гаиләсе моннан 3 ел элек Чаллыдан күченеп кайткан) үзенең проблемаларын сөйләде.

Кабул итүдә күтәрелгән мәсьәләләрне РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров язып алды,  хәл итү юлларын эзләячәген, контрольдә тотачагын әйтте. Очрашуда күтәрелгән мәсьәләләр буенча шулай ук Пенсия фонды идарәсеннән, социаль яклау бүлегеннән вәкилләр дә үзләренең комментарийларын бирделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International