Татарстан синоптиклары урманнарда югары янгын куркынычы турында кисәтә

2018 елның 29 июне, җомга

Республика территориясендә 29 июньнән 4 июльгә кадәрге чорда урманнарда урыны белән 4нче класслы янгын куркынычы ихтимал.

Татарстан синоптиклары 29 июньнән 4 июльгә кадәрге чорда урманнарда янгын куркынычы югары булу хакында кисәтә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республика территориясендә бу вакытта урманнарда урыны белән 4нче класслы янгын куркынычы ихтимал.

Моңа кадәр Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр турында кисәткән иде.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International