Минзәлә автомәктәбенә курсантлар кабул ителде

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Минзәлә автомәктәбендә укырга курсантлар кабул итү тантанасы булып узды. Анда автомәктәп начальнигы Таһир Исмагыйлав, автомәктәпнең элекеге директорлары: Виктор Җирнов, Виталий Топоров,  район хәрби комиссары Сергей Владимиров, аның урынбасары Илшат Каюмов, әфган сугышы ветераны Альберт Миннахметов, ДОСААФ канатының яшь вәкиле Айнур Шайхутдинов, яшь армиячеләр һәм аларның  җитәкчесе Андрей Титов, автомәктәп укытучылары, инструкторлары һәм курсантлар катнашты. Таһир Исмагыйлов һәр курсантны исем фамилиясе белән атап таныштырды, Татарстан Республикасы Минзәлә районы хәрби комиссариаты тарафыннан сайлап алынган курсантларны С категориясе буенча уңышлы гына белем  алып чыгып, таныклык алачакларын белдерде. Автомәктәптә курсантлар быелның 23 августына чаклы белем алачаклар һәм көзгә армия сафларына китәргә җыеналар. Минзәлә автомәктәбендә әзерләнгән машина йөртүчеләр  районда, бөтен республикабызда һәм аннан читтә уңышлы хезмәт куялар.  һәр чыгыш ясаучы курсантларга үзләренең киңәшләрен бирде

Әйтеп узганымча,  автомәктәп хәрби комиссариат юлламасы буенча РФ Кораллы Көчләренә машина йөртүчеләр әзерли. Бу юлы район хәрби комиссариаты тарафыннан 10 егет бу мәктәптә укырга лаек дип табылды.   Автомәктәптә патриотизм хисе, Ватанга мәхәббәт һәрвакыт илнең, анда яшәүче халыкларның иминлеген саклауда хәлиткеч факторлар булдылар һәм шулай булып калалар да .

Автомәктәпнең  уку-укыту, материаль базасы камилләштерелгән.  ТРның ДОСААФ комитеты булышлыгы белән район хәрби комиссариаты юлламасы буенча укырга җибәрелгән курсантларны әзерләү өчен компьютер классы җиһазланган,  медицина, мультимедиа җиһазлары бар. Мөмкинлекләреннән чыгып укыту процессында булган техниканы да яңарталар. Хәзер автомәктәпне Таһир Габдрахман улы Исмагыйлов  җитәкли, аның җитәкчелегендәге коллектив алга карап эшләргә омтыла. Белемле, олы тәҗрибәле, үз эшләренә җаваплы карый белә торган коллектив Минзәлә автомәктәбе данлы традицияләрен дәвам итә, автомәктәптә төп көч булып торалар, матди-техник белемнәрен, методик осталыгын камилләштерәләр,белемнәрен булачак Ватан сакчыларына бирәләр   

Минзәлә автомобиль мәктәбе РФ Коралы Көчләренә һәм халык хуҗалыгы өчен белгечләр хәзерләү системасының мөһим звеносы булды, булып тора һәм ул шулай булып калачак та.  Киләчәктә дә автомәктәп коллективы үзләренә куелган бурычларны үтәүдә тырыш һәм намуслы хезмәтләрен куярлар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International