Минзәлә театры мәртәбәле фестивальдән кайтты

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Новороссийск шәһәреннән XVI Россиянең кече шәһәр театрлары фестиваленнән кайтты. Жюри 300 спектакль карап, шулардан сайлап алынган 16 спектакль арасында “Иблис”нең булуы безнең театр өчен зур дәрәҗә. Иблис ролен башкарган яшь артист Р.Зиннуровны жюри рәисе, Россиянең халык артисты Игорь Скляр биш номинациянең берсендә лауреат булганлыгын игълан итүе коллектив эшчәнлегендә тагын бер җиңү! Театрга фестиваль Дипломы тапшырылды. “Морской” мәдәни үзәгендә кече формада уйналган “Иблис” турында жюри составындагы театр тәнкыйтьчеләре үз фикерләрен әйтте.

 

Алла Михалева (Мәскәү):”Татар артистларына гына хас сәхнәдә яшәү манерасы бар –хәрәкәтләр, сөйләм теле, гәүдәне тоту.Болар барысы да минем күңелемә хуш килде, шуңа күрә жанры трагедия дип бирелсә дә сезнең хезмәтне мин романтик спектакль дип атар идем.”

Олег Лоевский (Екатеринбург) “Әсәрнең режиссеры Сергей Потаповның башка кайбер спектакльләре дә миңа таныш. Ул үзенең энергиясе белән труппаны җәлеп итеп, туендырып эшли. Яхшылык – явызлык, төзү – җимерү, һәм, нәтиҗәдә, күзең белән яки колагың белән генә түгел, тулы организмың белән карый торган көчле спектакль туган. Иблис ролендә Р.Зиннуровның пластикасы, мимикасы аерым игътибарга лаек.”

Андрей Пронин (Санкт- Петербург) “ Иблиснең кеше күңелендә тууы, ни дәрәҗәдә аны яулап алуы турында тамашачының уйланулары озакка барыр. Үзен мәҗүси дип атаган режиссер башка диннәргә сак карый. Шул ук вакытта милли театр алымнары да бар. Пластика буенча режиссер Нурбәк Батуллинны спектакльнең тулы канлы автордашы дияр идем”

Анна Банасюкевич (Мәскәү) “ Артистларның кыюлыгы җәлеп итә.Ә ни өчен бүгенге заман кешесен дә кызыксындыра соң Иблис? Спектакльдән соң без һәммәбез дә уйланырга мәҗбүрбез. Димәк, барысы да нәкъ тиешенчә, хезмәт бушка китмәгән” .

Фестиваль программасы зур колачлы иде – конкурс программасындагы спектакльләр, конкурстан тыш күрсәтелгән кинофильмнар, өстәмә белем алу максатыннан семинарлар, тренинглар,лекцияләр.Россиянең төрле өлкәләреннән җыелган коллегаларның хезмәте белән танышу, аралашу кызыклы да, файдалы да булды.

Ике куянның койрыгын тота алмассың, дигән татар халык мәкаленә каршы килеп, Новороссийскийга барышлый Калмык республикасының башкаласы Элиста шәһәрендә дә шушы әсәрне уйнадык. Театрның баш рәссамы Валерий Яшкуловның туган җире бик җылы кабул итте минзәләлеләрне! Барлык истәлекле, матур урыннарын күрсәттеләр, тамашачы спектакльне бер сулышта карады, без уйнаган бина хуҗалары – рус драма һәм комедия театры коллективы белән дуслашып өлгердек.Калмык республикасының мәдәният министры урынбасары Н.Д.Санджиев, Элиста шәһәре хакиме В.Х. Намруев безнең спектаклне карап Рәхмәт хатларын тапшырулары, үз чиратында театр директоры Р.Ш.Шәймәрданов кунакларга милли түбәтәйләр,чәк-чәк, истәлекле бүләкләр бирүе нур өстенә нур булды. Кояш инде яндырып бетергән сары үләннәр арасында урамнарда гөрләп үскән куак –куак роза гөлләре һаман күз алдында тора Элистаның. Директорыбызның: ”Инде безгә, Татарстанга рәхим итегез!”дигәнен дә күтәреп кенә алдылар җирле артистлар.

Ике атнага сузылган сәяхәт театрның өлкән һәм яшьбуын артистларына бер яктан сынау булса, икенче яктан, буш вакытларда диңгездә су коенып, биредәге салкыннардан арынып, ял итеп алу да булды. Новороссийскийда без яшәгән арада +32,+35 градустан төшмәде һава температурасы.Шәһәрнең сугыш узган истәлекле урыннарында, Абрау-Дюрсода булдык.

Исеме “Иблис”(“Дьявол”) дип куркытып торса да Минзәлә театрына яңа сулыш, яңа дәрт биргән әсәргә тагын да зуррак уңышлар насыйп булсын!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International